«Сәламәт яшәү рәвеше – ул көч-кодрәт!»: акциясе (12+)
27 май көнне 15 нче санлы китапханә яшүсмерләр өчен «Сәламәт яшәү рәвеше – ул көч-кодрәт!» акциясе уздырды. Акция сәламәтлекнең төп кагыйдәләре, файдалы һәм зарарлы гадәтләр, көн һәм туклану режимын үтәүнең мөһимлеге турында кечкенә әңгәмәдән башланды. Шәһәребезнең өч мәктәбе яшүсмерләре, командаларга бүленеп, саф һавада күңелле «Физкультминут»та катнаштылар. Эрудиция һәм белемнәре яшьләргә «Бәхетле очрак», «Сәламәт булу – бик яхшы!», «Эшләпәдән сораулар» викториналарында ярдәм итте.
|